Ринат Хәсәнҗанов 22 ел чөгендер алу эшендә катнаша
Әлмәндәр авылы егете Ринат Хәсәнҗанов - районның иң тәҗрибәле һәм тырыш комбайнчыларының берсе. Аны быел да кырда очраттык.
“Чөгендер алу эшендә 22 ел катнашам. Авылны, техниканы, эшемне яратам. Яңгырлар азрак тоткарлый. Уңышның мул булуына сөенеп эшлибез”, - диде ул.
Алдынгылык һәр ел саен Ринат кулында. Үзе мактанырга яратмаса да, аны күрсәткечләре һәм алган бүләкләре раслый. Быел да сынатмас ул, чөнки техниканың җаен, эшнең рәтен белгән авыл егетләре хезмәт мәйданында күптән чыныккан инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев