Сарымсактан мул уңыш алабыз
Сарымсак үстерүнең үз серләре бар. Аның кышкы сортларын шушы арада утыртып өлгерү зарури. Безнең зонада сарымсак утырту өчен кулай вакыт – 25 сентябрьдән башлап октябрь уртасына кадәр.
(17 сентябрь, «Апастово-информ»)
Җирне бер-ике атна элек казып, 1 кв метрга 1 стакан күләмендә агач көлен, мөмкинлектән чыгып, черемә яки компостын, 1әр аш кашыгы суперфосфатын сибеп, түтәлләрне алдан әзерләп куябыз. Сарымсак бүлбеләреның суыклар башланганчы тамыр җибәреп өлгерүе, әмма, җылыга алданып, көздән тишелеп чыкмаулары хәерле. Утыртырга соңга калырга да ярамый, чөнки тамырланмаган бүлбеләр өшеп харап булачак. Сарымсак уңышын җыйганнан соң, иң эреләрен, сау-сәламәтләрен генә утырту материалы буларак сайлап алабыз. Сарымсак бүлбеләрен утыртасы көнне генә башыннан берәмтекләп аерып алабыз, иске тамырларыннан аралап. Чирлеләре, аралаганда ”күлмәге” сыдырылганнары, ярылган-киселгәннәре, ваграклары кермәсен дип, җентекләп тикшереп чыгабыз.
Түтәлгә 7-8 см тирәнлектә буразначыклар сызып, төбенә көл, черемә сибеп, рәт араларын 20-25 см, сарымсак араларын 12-15 см калдырып бүлбеләрнең кабыргаларын төньякка каратып, бер рәткә тезеп утыртабыз. Туфрак белән күмдергәч, янәдән черемә сибеп җибәрәбез. Һаваның тәүлеклек температурасы минус 5-6 градускача төшкәч, октябрь аеның азагында туңган җир өстенә калын яфрак катламы түшәп, өсләренә кипкән топинамбур сабаклары, кар тоту өчен чыбык-чабык таратып чыгарга була.
Сарымсак кояшлы урында гына шәп үсә. Кар эрүгә, чыбык чабыкларны җыеп, үсемлекләрнең кышкы япмасын тырмалап алабыз, түтәлгә азотлы ашлама сибеп җибәрәбез. Җәй көне төпләрен утап, йомшартып, сугарып, сезонга берничә мәртәбә ашлап, эре башлы тәмле сарымсаклар үстерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев