Сатмыш авыл җирлегендә үз эшен булдырган тырыш кешеләре яши
Бүгенге көндә җирлектә 14 үзмәшгуль һәм 15 шәхси эшмәкәр бар. Узган ел терлекчелек белән шөгыльләнүче фермер Фаит Сабиров “Агростартап” программасы нигезендә 5 миллион сумлык грантка лаек булган.
(22 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Сатмыш авыл җирлеге башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашында халык җыены узды.
Бүгенге көндә Сатмыш җирлегенә караган Кабыккүпер, Шыгай, Җиде Кизләү, Янгелде һәм Сатмыш авылларында 725 кеше гомер кичерә. Янгелде авылында Хезмәт даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьянов яши. Күптән түгел хөрмәтле аксакал үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Җирлек тырыш халкы булуы белән дә билгеле. Биредә терлек асраучылар да җитәрлек. Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Юрий Бушуев белдерүенчә, шәхси хуҗалыкларда 252 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шулай ук җирлектә 14 үзмәшгуль һәм 15 шәхси эшмәкәр бар. Терлекчелек белән шөгыльләнүче тырыш фермер Фаит Сабиров “Агростартап” программасы нигезендә 5 миллион сумлык грантка лаек булган.
Җирлектә программалар һәм үзара салым акчалары нигезендә мөһим эшләр башкарыла.
Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Юрий Бушуев белдерүенчә, 2025нче елда Кабыккүпер авылында Бия елгасы аша тимер торба салынган. Янгелде авылында суүткәргечләр төзекләндерелгән. Шулай ук Кабыккүпер һәм Шыгай авылларындагы су башняларының автоматикасы ремонтланган.
“Җирлеккә караган барлык авылларда урам утлары урнаштырылган, аларны һәрдаими күзәтеп торабыз, кирәк очракта, өстәмә яктырткычлар куярга тырышабыз. Янгелде авылы өчен “Чиста Су” програмассы проекты расланды һәм өстәмә урам утлары урнаштыру проектына да кертелде. Үзара салым акчалары да тиешле максатларда кулланылды”, - дип хисап тотты җирлек башлыгы Юрий Бушуев.
Сатмыш авылы җирлеге халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыюда да активлык күрсәтә. Көмеш волонтерлар тырышлыгы белән маскировка челтәрләре үрелә, өй токмачлары киселә, окоп шәмнәре ясалына, авылдашлар матди ярдәм күрсәтергә дә тырыша. Бүгенге көндә 8 егет ил иминлеге өчен яу кырында хезмәт куя.
Халык белән ачыктан-ачык сөйләшү вакытындаа район җитәкчелегенә төрле сораулар бирелде, рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Авыл тормышында активлык күрсәткән, хәрби егетләргә гуманитар ярдәм җыюда булышлык иткән авылдашларга хөрмәт белдерелде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин Рәхмәт хатлары тапшырды.
Җитәкче-белгечләр дәүләт программаларында катнашу мөмкинлеге хакында мәгълүмат җиткерделәр. Шулай ук соңгы вакытта мошенниклык һәм сөрем газы белән агулану очракларының артып китүе сәбәпле, куркынычсызлык һәм иминлек кагыйдәләренә игътибар итәргә кирәклеген искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев