Сатмыш авылында яшәүче Фаит Сабиров терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә
Фаит Сабиров озак еллар хокук саклау өлкәсендә эшли. Лаеклы ялга чыккач, үзен терлекчелек тармагында сынап карарга уйлый.
(20 декабрь, «Апастово-информ»)
Фаит Сабиров озак еллар хокук саклау өлкәсендә эшли. Лаеклы ялга чыккач, үзен терлекчелек тармагында сынап карарга уйлый.
- 2011 елның май аенда лаеклы ялга чыктым, җир пайларыбызны алып икмәк үстерергә уйладым. Арпа, бодай, люцерна чәчтек. Аннан гаилә белән киңәшләшеп, кечкенә генә ферма төзергә булдык. Терлекләр асрауны 1 баш сыер һәм бер баш бозаудан башлап җибәрдек. Маллар санын арттыра бардык. Сөт юнәлешен сайладык, - ди ул.
Терлекчелек фермасы да Янгелде авылы башында пай җире мәйданчыгында урнашкан. Хуҗалыкта 16 савым сыеры бар. Быел Фаит Сабиров “Агростартап” программасы нигезендә 5 миллион грантка лаек булган. Аның нигезендә техника һәм маллар сатып алган. 14 ел элек төзелгән шәхси ярдәмчел хуҗалык крестьян-фермер хуҗалыгына әверелгән.
Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Юрий Бушуев та Сабировларның тырышлыгын аерым билгеләп үтте.
- Фаит Сабиров кебек егетләр – авылның тоткасы. Җирлегебез шундый кешеләр белән көчле. Гади, гадел, эш сөючән ул. Барысына да ничек өлгерә дип гаҗәпләнәм. Күпме җир, күпме техника, ни кадәрле терлек, - диде җитәкче.
Фаит Сабиров “Агростартап” программасында катнашырга ярдәм иткән, этәргеч биргән җитәкчеләргә рәхмәтле.
-Район башлыгы Айрат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, идарәнең финанс бүлеге җитәкчесе Радик Латыйпов, район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфановка олы рәхмәтемне белдерәм. Алар эш баршышы белән дә даими кызыксынып торалар, - ди Фаит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев