Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Табар Черкене җирлегендә яңа башлык белән таныштырдылар

Табар Черкене җирлегендә дә халык җыены узды.

(19 гыйнвар, “Апастово-информ”). 
 

   Җыен гадәти булмаганча башланды. Озак еллар Табар Черкене җирлеге башлыгы булып эшләгән Рифкать Ибәтуллин үз теләге белән гариза язып, лаеклы ялга китте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин аңа күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә авыл тормышы, җирлекнең үсешендә терәк, киңәшче булып яшәвен теләде. 
Халык җыены барышында яңа җитәкче белән дә таныштырдылар. Бу вазифага Рәсим Сибгатуллин билгеләнде. Ул әлегә кадәр районның аграр көллиятендә яшь буынга һөнәр, белем һәм тәрбия бирүгә өлеш кертте. 
Халык җыенында медицина ярдәме күрсәтү, сәүдә хезмәте, хуҗасыз калган йортлар һәм үзара салым түләү хакында сүз булды. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда барган эшләргә һәм нәтиҗәләргә тукталды. 
Җирлекнең бөтенрәсәй бәйгесендә катнашуы һәм “Халыкның тормыш эшчәнлеге һәм торак-коммуналь хуҗалык үсеше. Муниципаль берәмлек территориясе белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру» номинациясендә Табар Черкене авыл җирлегенең 5нче урынны алуы да райондашларда горурлык хисләре уятты. 

“Уртак хезмәтебез. Алга таба да бергә, бердәм булып эшләргә язсын”, - диде Айрат Җиһаншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев