Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Таһир Кадыйров һәм Рәис Нигъмәтҗанов Горбунов берләшмәсенең тырыш хезмәткәрләре

Чәчү, урып-җыю эшләре алардан башка узмый.

(2 май, “Апастово-информ”).



Машина йөртүчеләр үз эшләрен намус белән башкаралар.
Таһир Кадыйровның гомуми эш стажы - 34 ел. Үзе иярләгән «КамАЗ» машинасын һәрчак сафта тота ул. Озак еллар тракторда эшләгән. Соңгы өч елда «КамАЗ» машинасын йөртә. Чәчү чорында Таһир Кадыйровка чәчүлек орлыкларны кырларга алып килү эше йөкләнгән. Ул “КамАЗ” машинасы белән көн дәвамында орлыкларны түкми-ташып тора.
“Эшемне яратып, сөенә-сөенә башкарам. Чәчүне көтеп алам. Быел да исән-имин, бергә-бергә башкарым чыгарга язсын. Машинам да сынатмасын”, - дип тели ул.
Машина йөртүче Рәис Нигъмәтҗанов Чирмешән авылыннан. Ул ел саен чәчү эшендә катнаша.
“Быел яз аеруча иртә килде. Апрель уртасында чәчү эшен башлау сирәк була торган күренеш. Гадәттә, бу вакытта тырмалау эшенә генә чыгалар иде”, - ди ул.
Рәис Нигъмәтҗанов 10 ел ягулык ташу машинасында эшләгән. Узган ел көз аенда “КамАЗ” машинасына утырган. Бу юлы ул чәчүчеләргә ашлама ташый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев