Татарстанда чит илдән кертелгән сарымсакта куркыныч корткыч тапканнар
Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәге белгечләре Кытайдан кайтартылган 21,5 тонна яңа сарымсак партиясендә корткыч-томат трипсы барлыгын ачыклаганнар.
(13 октября, «Апастово-информ»)
Лаборатор тикшеренүләр авыл хуҗалыгына куркыныч тудыручы тереклеккә сәләтле затлар булуын раслаган.
Евразия икътисадый берлегенең карантин объектларының бердәм исемлегенә кертелгән томат трипсы киң полифаг һәм вируслар йөртүче булып санала. Әлеге корткыч помидор, кузаклы культуралар һәм декоратив үсемлекләрне дә кертеп, 80 дән артык үсемлек төренә зыян китерергә сәләтле.
Продукция хуҗалары белән килештереп, алга таба кабат экспертиза ясап, бөтен партияне зарарсызландыру турында карар кабул ителгән. Бу агымдагы елда Татарстанда Кытай продукциясендә зарарлы организм табуның беренче очрагы. Мәгълүмат тиешле чаралар күрү өчен Россельхознадзорга тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев