Татарстанда язгы чәчүгә әзерлек кысаларында тракторлар һәм чәчү агрегатларын 15 мартка кадәр төзекләндереп бетерү бурычы куелган
Республикада кыр эшләренә китәчәк чыгымнар 43 млрд сум тәшкил итәчәге фаразлана.
Быелгы чәчү кампаниясендә 9 мең трактор, 3,8 мең чәчкеч, 632 чәчү комплексы һәм 5,2 меңнән артык туфрак эшкәртү машинасын файдалану планлаштырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов белдерде.
Министр урынбасары шулай ук чәчү кампаниясе башланганчы хуҗалыкларга 5 млрд сумнан артык дәүләт ярдәме каралганын искәртте.
«Әлегә ел уңышлы бара. Уҗым культураларының 98 проценты яхшы яки канәгатьләнерлек хәлдә. Октябрьдән алып бүгенге көнгә кадәр 277 миллиметр явым-төшем яуган – бу нормадан 130 процентка күбрәк. Республика буенча кар катламының уртача калынлыгы 64 сантиметр, ул узган елгы күрсәткечтән ике тапкырга артыграк», – диде Марсель Мәхмүтов.
Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен 3 млрд сумлык запас частьлар сатып алынган, бу әлеге ихтыяҗның 90 процентын тәшкил итә.
«Министрлык тракторлар, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын 15 мартка кадәр әзерләп бетерергә куша», – дип өстәде Мәхмүтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев