Тракторчы Фәнис Сөнгатуллин: “Яз – безнең өчен һәрвакыт кызу эш чоры ул”
37 елдан артык трактор иярләүче Фәнис Сөнгатуллин “Апас Мол”агрофирмасы Горбунов берләшмәсенең тырыш, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрләренең берсе.
(2 май, “Апастово-информ”)
Фәнис Сөнгатуллин тумышы белән Чәтбаш авылыннан. Озак еллар Свияжный бистәсендә гомер итә. 37 елдан артык трактор иярли. Иртә яздан кара көзгә кадәр басулардан кайтып керми. Игеннәр өлгергәч, урып-җыю эшендә катнаша.
“Көннәр җылы тора, кояш та елмая. Күңелләр кырларга-басуларга ашкына. Яз – безнең өчен һәрвакыт кызу эш чоры ул. Кыш дәвамында техникаларыбзны барлап, төзекләндереп куйдык. Хәзер тырышып эшләргә инде. Табыннарыбыз муллыгы, икмәк язмышы хәл ителә бит. Шуңа эшебезне һәрвакыт зур җаваплылык тоеп, намус белән башкарабыз. Аруны да белмибез. Сәламәтлек кенә булсын”, - ди механизатор Фәнис Сөнгатуллин.
Хезмәт итү дәверендә төрле тракторларда эшли.
“Хәзерге эш шартлары элеккедән күпкә аерыла. Заманча, кондиционерлы, уңай техникада эшләве рәхәт. Ардырмый да, көн үткәнен дә сизми каласың”, - ди тракторчы.
Фәнис Сөнгатуллинны кичен улы Илназ алмаштыра. Әтисе үрнәгендә техникага тартылып үскән егет тә сынатмый, тырышып хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев