Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Тутай авыл җирлеге “Нур” хуҗалыгының зур ярдәмен тоеп яши

Җирлектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар.

(20 гыйнвар, “Апастово-информ”).

 

  Районда халык җыеннары дәвам итә. Халык белән ачыктан-ачык очрашулар Тутай авыл җирлегендә дә узды. 
Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова узган елга нәтиҗәләр ясады, җирлектә дәүләт программаларына һәм үзара салым акчасына нигезләнеп башкарылган эшләр белән таныштырып узды.
Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, авылда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Җирлектә мәдәният йорты, Сара Садыйкова исемендәге музей, китапханә эшли, 2 фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. Халык өстәмә табышны терлекчелектән ала. Барлыгы 325 мөгезле эре терлек, шул исәптән 36 баш савым сыеры, 10 баш ат, 75 баш умарта оясы, 13 баш сарык һәм 4150 баш кош-корт исәпләнә.
Җирлек “Нур” хуҗалыгының зур ярдәмен тоеп яши.
“Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зиятдиновка бик еш мөрәҗәгать итәбез. Ул гозеребезне кире какмый, һәрвакыт ярдәмгә килә. Күптән түгел генә Күкшем авылында суыклар нәтиҗәсендә су башнясы бозланып катты. Авыл халкы сусыз калды. Бу мәсьәлә Ришат Зиятдинов булышлыгы белән тиз арада хәл ителде. Барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм”, - диде җирлек башлыгы Наилә Насретдинова.
Авылларны төзекләндерүдә үзара салым программасы да булышлык итә. Аның нигезендә урам юллары салына, чүплекләр чистартыла, авыл эчендәге күперләр төзекләндерелә. 2025 елда да халыктан 82000 сум үзара салым акчасы җыелып, республика ярдәме белән Тутай һәм Күкшем авылларында таш өслекле юллар салынган.
Халык җитәкчелеккә борчыган сорауларын җиткерде. Шулай ук район үсеше, төрле республика программалары хакында мәгълүмат алды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров районда башкарылган эшләр, проектлар һәм төзелешләр хакында чыгыш ясады.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов эш алып баручыларга, терлек асраучыларга ярдәм чаралары һәм дәүләт программалары турында сөйләде. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин мал асраучыларга, кош-корт тотучыларга киңәшләрен җиткереп, төрле йогышлы авыруларга каршы кисәтү чаралары күрү мөһимлеген белдерде.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Ранис Гыйбадуллин соңгы вакытта мошенниклык очракларының артып китүе хакында белдерде һәм җирлек халкын алданмаска чакырды.
Район газ хезмәте җитәкчесе урынбасары Алмаз Сафиуллин соңгы айда республикада сөрем газы белән агулану очраклары ешаю сәбәпле, газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә киңәш итте.
Җыен ахырында авыл тормышында активлык күрсәткән, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән авылдашларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев