Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Урта Балтай җирлегендә рәхмәтләр дә әйтелде, сораулар да бирелде

Урта Балтай җирлеге башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашында халык җыены узды.

(21 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Халык белән ачыктан-ачык очрашулар вакытында сораулар да яңгырады, рәхмәтләр дә әйтелде. 
Урта Балтай авыл җирлегендә 508 хуҗалык исәпләнә. Шуның 321сендә 770 кеше яши. 2025 елда 1 бала туган, 17 кеше бакыйлыкка күчкән. 
“Соңгы елларда гына балалар бакчасы һәм мәктәп капиталь төзекләндерелде. Мәктәп янына яңа спорт мәйданчыгы куелды. Ашханә тулысынча төзекләндерелеп, яңа җиһазлар белән тулыланды. Мәдәният йорты һәм участок хастаханәсе  капиталь төзекләнде. Шәмәктә яңа ФАП һәм клуб төзелде”, - дип сөйләде җирлек башлыгы Илфир Гәрәев. 
Ул узган ел халык җыенында сораган эшләрнең башкарылуын, Рем Абзалов урамына программа нигезендә каты өслекле юл салынуын билгеләп үтте. Аренда торагы буенча 2 йорт төзелүен, Югары Балтай авылы күперенә ремонт ясалуын әйтте. 
“Чиста су” программасы белән җәй көне Югары Балтай авылына яңа су челтәре  ясалды һәм башня куелды. Үзара салым акчасына юллар салынды, су насослары алмашты, зират тирәләре яңарды”, - дип сөйләп үтте Илфир Гәрәев.
Җирлектә волонтерлык эше киң колач алган. Урта Балтай мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева бу эшне беренчеләрдән булып башлап җибәргән. Җирлекнең батыр уллары Ил иминлеге өчен зур өлеш кертә. Кызганычка каршы, югалтулар белән дә очрашканнар. Гайнетдинов Айратлар гаиләсе батырларча һәлак булган уллары истәлегенә авылга таш юл салдырган. 
Җирлек башлыгы 3 авылда елга аша чыга торган күперләрне төзекләндерүдә ярдәм итүне үтенде.  Шулай ук юллар мәсьәләсенә тукталды. Халык сәламәтлек, дарулар сатып алу темасын кузгатты, ябылган даруханә эшен кабат торгызуны үтенде. 
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов эш алып баручыларга, терлек асраучыларга ярдәм чаралары һәм дәүләт программалары турында сөйләде. 
Район газ хезмәте җитәкчесе урынбасары Алмаз Сафиуллин соңгы айда республикада сөрем газы белән агулану очраклары ешаю сәбәпле, газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә киңәш итте.
Җыен ахырында авыл тормышында активлык күрсәткән, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән авылдашларга район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев