Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю чорында кырда, игенче-механизаторлар янәшәсендә ул

Кырда хәвефсезлек, иминлек таләпләре дә үтәлә. Янгын сүндерү машинасы эш барышында кизү тора. Югары Ындырчы авылыннан Николай Ильин нәкъ тә шундый җаваплы һөнәр иясе.

(12 октябрь, «Апастово-информ»)



- Янгын сүндерү машинасына утыруыма 25 ел вакыт узган. Эшебездә төрле чак бар. Тыныч чаклары да, борчулы вакытлар да була. Урып-җыю чорында мин кырда, игенче-механизаторлар янәшәсендә. Машинам гел төзек, үзем ярдәмгә ашыгырга әзер. Көннәр коры, басулар кипкән, машинаның кырда торуы бик кирәк, - ди ул.

Ындырчы янгын сүндерү бүлегендә эшләүче Николай Ильин 50 елдан артык руль артында йөри. Эш сәгате белән исәпләшми.

- Янгын сүндерү машинасында эшләгәч, хезмәт көнебез төгәл сәгатьләр белән билгеләнми. Төрле чак була. Иң беренче янгын сүндерү машинасы 34 ел хезмәт итте. Тырыш хезмәтем өчен медаль дә алдым. Әлеге машинаны Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан бирделәр. 1981 елгы, ләкин яңа сулыш өрелгән машина ул. Бу техникада да 2015 елдан бирле эшлим. Тәүлекнең төрле вакытында чыгып китәргә туры килә, - ди Николай Ильин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев