Халык җыены Шәмбалыкчы җирлегендә дәвам итте
Җирлек башлыгы Физзәт Миңнуллин үзара салым акчасына һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре ярдәмендә башкарылган эшләргә тукталды.
(21 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Ибраһимов һәм К”, “Шагабиев” хуҗалыклары ярдәм итә. Бер эштә дә каршы килмиләр. Үзара салым акчасына юллар салына. Бу эш төгәлләнгәч, елга буйларын чистарту теләгебез бар”, - диде җирлек башлыгы.
Җирлек халкы юллар салу, балалар мәйданчыгы булдыру мөрәҗәгате белән чыкты. Шулай ук авыл урамнарында хуҗасыз этләр, төлкеләр йөрүе өчен борчылуын белдерде.
Этләр турындагы сорауга район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров ачыклык кертте.
“Гыйнвар азагында махсус кешеләр килеп эшләячәк. Алар этләрне алып китәчәкләр. Аларны кире кайтару каралмаган. Тик хуҗа кеше асрарга эт алган икән, аны инде ашатырга, карарга, бәйдә тотарга тиеш. Этен иреккә чыгарып җибәрүче хуҗаларга штрафлар каралган. Быел комиссия актив эшләячәк, һәр авылда булачак. Шуңа күрә, этләрне урамга чыгарып җибәрмәсәгез иде”, - диде ул.
Әлеге теманы район башлыгы Айрат Җиһаншин дәвам итте.
“Биредә эт түгел, кешеләр үзләре гаепле. Телсез хайванны асрарга алгансың икән, карарга да кирәк. Ач этләрнең кешегә ташланып, аянычлы нәтиҗәләргә китерү очраклары кабатланып тора. Ә урамда безнең балалар, якыннарыбыз йөри. Этне алганбыз икән, аның өчен җавап та бирергә кирәк”, - диде җитәкче.
Айрат Җиһаншин махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм итүдә актив катнашкан җирлек халкына, волонтерларга рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев