Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңгырады моңлы азан

17 июнь, якшәмбе көнне, Апаста "Миргасыйм" мәчете ачылды.

Биредә Казан үзәкләшкән дини оешма Татарстан дини нәзарәтеннән гомумэшләр буенча бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чүпрәле районы мөхтәсибе, региональ казый Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, тирә-як район мөхтәсибләре, Буа районыннан кунаклар һәм райондашлар катнаштылар. Тантаналы өлештән соң дин кардәшләребез мәчет һәм өйлә намазлары укыдылар, хәләл ризыклардан авыз иттеләр. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин катнашты һәм район башлыгы исеменнән изге теләкләрен юллап, мәчеткә келәм бүләк итте. Мәчетне төзетүче Дамир Хәсәнов та барлык мөселман халкын шушы изге бәйрәм көне белән тәбрик итте, мәчеттән халык өзелмәсен дигән теләктә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев