Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яшь механизатор Нияз Алиев: “Шундый зур трактор йөртергә аграр көллияттә өйрәндем”

Нью Холланд тракторы бар таләпләренә туры китереп таптата. Тау хәтле курганның бер ягыннан менеп, икенче ягыннан төшә.

(16 нчы июнь, “Апастово-информ”).


“Минем әле терлек азыгы әзерләүдә беренче генә ел катнашуым. Шулай булса да ошый, тиз һәм сыйфатлы итеп эшләргә тырышам”, - ди яшь механизатор Нияз Алиев.

 

Нияз аграр көллият студенты, шушы көннәрдә диплом алырга җыена.
“Машина, трактор йөртү өчен праваларым бар инде. Укыган белгечлек буенча диплом гына аласым калды. Шундый зур трактор белән идарә итәргә дә көллияттә өйрәндем. Өч ай эшләү дәверендә олы абыйлар янында күп кенә әйберләрне үзләштердем. Аларның сүзен тыңлап, киңәшләшеп эшлибез”,- диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев