1 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Узган елда район халкы кайбер үзгәрешләр кичергән
2014 елда ЗАГС бүлегендә156 сабыйга беренче таныклык бирелгән, 107 гаилә теркәлгән. Шул ук вакытта 50 гаилә аерылышкан, 322 райондашыбыз арабыздан киткән. Фото:http://kamynino.belinskij.pnzreg.ru/news/2013/03/19/11184783
-
Апас үзәк хастаханәсендә сумкалар югала
Апас үзәк хастаханәсендә бер көндә ике сумка югала. Алар - биредә эшләүче хезмәткәрләрнеке. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү эшләре бара. Угры-каракларның кем булуын, нинди максат белән чит мөлкәткә кул сузуын киләчәк ачыклар. Фото:http://news.rambler.ru/23101621/
-
Кайбер апаслыларга яңа елны хастаханәдә каршы алырга туры килде
Хастаханә бәйрәм алдыннан буш калмады. Биредә дәваланучы кайбер райондашларыбызга бәйрәмне хастаханәдә билгеләп үтергә туры килсә дә, бер генә дә күңелсезләнеп утырырга урын калмады. Алар янына махсус Кыш бабай белән Кар кызы килеп, бәйрәм оештырдылар. Район башлыгы исеменнән бүләкләр өләштеләр. Дәваланучылар да бик зур рәхмәтләр әйтеп, иң изге теләкләрен юлладылар. Ә...
-
Апаста погонлы Кыш Бабай бүләк өләште
Татарстан эчке эшләр министрлыгы 16 декабрьдән 18 январьга чаклы «Полиция Кыш Бабае» мәрхәмәтлелек акциясе үткәрә. Авыр тормышлы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче, тормыш сынауларына дучар булучы һәм инвалид балалар ел буе көтүче бу мәрхәмәтлелек акциясе районыбызда инде бер дистә ел киң колачлы булып үтә. Быелгы акциянең беренче этабы 29 декабрдә башланды....
-
Апас эчендә 2 көндә 5 юл һәлакәте
Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык. Шуңа да карамастан, шоферлар ашыгып йөри, игътибарны читкә юнәлтә. Мисал өчен, 29 декабрьдә Красноармейская урамында, "Форд" машинасы белән "ундүртле" бәрелешә. Гаеп - соңгысында. Нәтиҗәдә, ике машинага да зыян килә. Бәхеткә каршы, шоферлар сау-сәламәт. Фото: http://www.168.ru/news.html?id=837
-
Зур Күккүзгә 5 метрлы кыш бабай килгән
Зур Күккүздә кардан 5 метрлы кыш бабайны сынын быел тагын ясап куйганнар.