1 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Кем ваткан?
Яктырткычларны вәхшиләрчә ватучылар һичшиксез ачыкланып, алар тиешле җәзасын алачак.
-
Алтын куллы райондашыбыз Изилә Нәбиуллинага ярдәм кирәк
Бүгенге көндә ул яман чир белән көрәшә. Август аенда Изилә апа яман шешне алу буенча зур операция кичерә.
-
Сара Садыйковага багышланган истәлекле чара узды
Апаста аның хөрмәтенә куелган бюсты каршында татар композиторы, җырчы, милли көйләрне саклап, Казан, Мәскәү опера театры сәхнәләрендә җырлаган, Апас ягын “Якташларым!“ дип өзгәләнеп яшәгән Сара апа Садыйкованың тууына 113 ел уңаеннан бик матур чара үтте.
-
101 яшьлек Бибизакирә әби Насыйбуллина һәрчак изге догада яши
Шыгай авылында яшәүче Бибизакирә әби Насыйбуллина 101 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Акъәбигә район башлыгының котлаулары, бүләкләре, чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова иң изге теләкләрен юллап, тагын да озын гомерләр теләделәр.
-
Кисәтү: телефон аша алдауның яңа төре ачыкланган
Россия Тикшерү комитеты телефоннан алдауның яңа төре турында кисәтә. Үзләрен дәүләт структураларында эшлибез дип таныштырган кешеләр, шалтыратып, биодобавкалар әйләнешенә кагылышлы җинаять эше буенча китергән зыян өчен акча күчерергә сорыйлар. Бу алдау төрене бигрәк тә олы яшьтәгеләр бирешә икән.