1 декабрь 2014 яңалыклары
-
Себерчедә гомер итүче Екатерина Петровна Ильинаны район башлыгы Рәшид Заһидуллин 90яшьлек юбилее белән котлады
Ул аңа юбилее уңаеннан Рәсәй Президентының котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук авыл Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин да юбилярны тәбрикләп бүләкләде. Екатерина Петровна сугыш чорының ачысын-төчесен татыган, комбайнер булып аннан фермада эшләгән. - Хәзерге тормыш бик әйбәт, муллыкта рәхәттә яшибез. Тик еллар гына...
-
Район башлыгы юбилярны котлады
Күпфункцияле үзәк директоры Гөлчәчәк Ахманованы район башлыгы юбилее белән котлады. Сәламәтлек, бәхет, шатлык, эшендә зур уңышлар теләде. Шулай ук Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-
Апас аграр көллият механигы Хәлим Гыймадиев Рәхмәт хаты һәм кул сәгате белән бүләкләнде
Аграр көллияттә механик булып эшләүче Хәлим Гыймадиев шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Шул уңайдан җомга киңәшмәсендә район башлыгы аны кайнар котлап, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Рәхмәт хаты һәм кул сәгате белән бүләкләнде.
-
Апас районында рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тарткан 30 кеше штрафка тартылган
Узган елның 15 ноябрендә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны һәм аны рекламалауны тыючы закон гамәлгә керде, ә 1 июньнән ул тагын да катгыйлангач "тарттык, барыбер тартабыз" диючеләр дә сагаеп калдылар. Закон нигезендә һәр тәмәкечегә дә таләпләр катгый. Тәмәкегә каршы чикләүләр кертү - кешеләр сәламәтлеген кайгырту максатыннан тормышка ашырыла бит. Тәмәкене хәзер...