2 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Яңа ел ялларында апаслылар Үзәк чыршы янында бәйрәм итә
2 январьдан 7 январьга кадәр һәр көнне Үзәк чыршы янында төрле чаралар уза. Ул кичке сәгать биштә башлана. 2 январьда район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әтәч бездә кунакта" концерт-тамашасы белән ял иттерде. Чыршы янына гаиләләре белән килүчеләр күп иде.
-
Иске Әнәле авылыннан Сәкинә әби Сәләхетдинова 90 яшьлеген каршы алды
Сәкинә әби бүгенге көндә Кайбыч районы картлар йортында тәрбияләнә. - биредә бик әйбәт, җылы, чиста, тәмле ашаталар. Рәхмәт барысына да, - ди ул. Район башлыгы Марат Нуриев, Апас җирлеге вәкиле Андрей Клементьев юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, бүләген тапшырды. Картлар йорты җитәкчесе Фәнис...