2 март 2015 яңалыклары
-
Апаста эштән кайтып баручы кызга ташланган ир-атны хөкем иткәннәр
Апаста яхшы гына салмыш ир-ат эштән кайтып баручы кызга ташлана. Артыннан йөгереп килеп, сул кулы белән кызның муеныннан тотып ала һәм уң кулындагы алдан әзерләп куйган кирпеч белән кызның башына суга, пальтосыннан тартып җиргә ега. Шулай итеп кызның сумкасын талап алмакчы була. Кыз югалып калмый, каршылык күрсәтә. Ир-ат каты эчкән...
-
12 яшь апаслыга паспортлар тапшырылды
Бу көннәрдә 14 яше тулган 12 яшь апаслыга тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданының төп документы - паспортлар бирелде. Әлеге истәлекле һәм дулкынландыргыч чарага егет-кызлар әти-әниләре, апалары белән килгәннәр иде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән узган кичәдән яшьләр зур дулкынлану...
-
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре - өченче
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Айрат Нигъмәтҗанов, Рания Михайлова, Ранис Халиков һәм Рамил Гафуров Татарстан Эчке эшләр министрлыгы үткәргән кышкы спорт ярышларында лаеклы катнашып, өченче урын яулап кайтты. - 3 көн барган, берничә кышкы спорт төрләрен колачлаган бу ярышка алдан әзерләндек. Казанга барыр алдыннан районкүләм чаңгы ярышларында ике тапкыр беренче...
-
Апас табиблары «Земский доктор» дәүләт программасында катнашудан мәхрүм калганнар
-Бик кызганыч, Татарстан Дәүләт Советы карары белән 10 еллар элек шәһәр типлы бистә статусына күчерелгән Апас үзәк хастахәнәсе Россиякүләм «Земский доктор» дәүләт программасында катнашудан мәхрүм. Аның буенча, авыл районына эшкә кайткан 35 яшькә кадәрле табибка 1 миллион сумлык Грант бирелә, Татарстан хөкүмәте дә шуңа 100 мең сум өсти. Район юлламасы...
-
Борнаш укучылары “Җимлек” шәфкатьлелек акциясенә әтиләре белән бергәләп кушылганнар
Кыш көне җим эзләп, әрле-бирле йөргән, тәрәзәгә чиерткән кошларны кемнең генә күзәткәне юк икән. Шул вакытта аларга ярдәм итәсе, җим сибәсе килә. Борнаш урта мәктәбе укучылары канатлы дусларына булышу максаты белән "Җимлек" шәфкатьлелек акциясенә кушылганнар. Нинди генә җимлекләр ясамаганнар алар! Әлеге саваплы эшкә укучыларның әтиләре дә бик теләп алынган. -...