2 май 2012 яңалыклары
-
Озын толымнарга таң калдык без
Район мәдәният йорты сәхнәсендә "Озын толым" бәйгесенең финалы узды. Бәйгенең сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаган озын толымлы кызлар финал өлешенә бик тырышып әзерләнгәннәр, барлык таләпләргә дә игътибар иткәннәр иде. Алар татар кызларына хас булганча гади, сылу, сөйкемле, шул ук вакытта чая да, сәләтле дә булулары белән тамашачыны таң калдырдылар....
-
Йөрәк һаман унсигездә икән...
27 апрельдә Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Апас мәктәбе стадионында районның пенсионерлар союзы, пенсия фонды, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге пенсионерларның район Спартакиадасын үткәрделәр. Әлеге бәйрәмдә барлык муниципаль берәмлекләрдән вәкилләр катнашты. Өлкәннәр барлык төр ярышларда да бик актив катнаштылар, бер-берсенә көч биреп, җан атып тордылар. Шунысы таң калдырды: яшьләре 70тән...
-
“Йолдыз” эстафетага чакыра!
12 майда Апас үзәк стадионында Бөек Җиңүнең 67 еллыгы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары көне уңаеннан, "Йолдыз" призына традицион, җиңел атлетика буенча 47нче эстафета үткәрәчәкбез. Мәктәпләр командасында 2 кыз, 2 ир бала (тулы булмаган һәм урта мәктәптән) булырга тиеш. Балаларның сәламәтлеген раслаган, мәктәп директоры һәм медицина хезмәткәре имза куйган заявка булу...