2 май 2016 яңалыклары
-
Апастан Мария әбигә 90 яшь
Тумышы белән Табар Черкене авылыннан булган Мария әби Терентьевага 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов изге теләкләре һәм бүләге белән сөендерде
-
Зур Күккүзгә ак кошлар килгән
-
Морзаларда драмтүгәрәк эшли
Морзалар урта мәктәбендә, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында «Балачак" (җитәкчесе Хасанова И.Х) драмтүгәрәге эшләп килә. Әлеге драмтугәрәккә йөрүче 5 нче сыйныф укучылары Р.Батулланың "Салават күпере" спектакелен сәхнәләштерделәр. Укучылар уз рольләрен оста, дөрес, матур башкардылар. Җырлы, биюле бу спектакль тамашачыларга бик ошады.
-
"Зәлидә"гә кил әле, бер биеп күрсәт әле
1 май көнне район мәдәният йорты каршында "Зәлидә" уены булды. Яше-карты рәхәтләнеп ял итте, биеде. Кайнар чәй, коймак белән сыйланды.
-
Бәйрәм күңелле үтте
1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме район үзәгендә тантаналы шартларда билгеләп үтелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре концерты һәркемнең күңеленә хуш килде. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина изге теләкләре белән бәйрәм котлавын җиткерделәр. Аннан барча халык Краснодар шәһәреннән килгән канатта йөрүчеләр чыгышын карады.