2 июнь 2016 яңалыклары
-
Апаста “Яшь десантчы“ лагеры эшли башлый
"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә 7 июньнән "Яшь десантчы" хәрби-патриотик палаткалы лагерь үз эшен башлап җибәрә. Биредә җиде районнан 350 бала ял итәргә киләчәк. Лагерь дүрт смена эшләячәк. Төрле шөгыльләрдән тыш, балалар парашюттан сикерү буенча хәзерлек үтеп һәр смена ахырында парашют белән дә сикерәчәкләр.
-
Морзаларда мунча янган
29 майда, 18 сәгать 42 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә Морзалар авылында мунча януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада вакыйга урынына ашыга. Халык та үзенең бердәмлеген күрсәтә. Утка җәелергә ирек бирмиләр. Янгынның сәбәбе - морҗаның алюминий трубадан булуы. Труба кызган һәм түбәгә ут капкан.