2 сентябрь 2024 яңалыклары
-
Алар мәктәпкә бармый
Быел Татарстан юлларында 9 баланың гомере өзелде, Аделина, Рамина, Самат, Тимур, Булат, Милена, Икром, Анфиса… Ел башыннан бирле Татарстан юлларында гомерләре өзелгән балалар бу… Август азагында шушы фаҗигале исемлеккә 15 яшьлек Айнур да өстәлде. Юл сагында торучылар яшерми: көзне сагаеп көтә алар. Ник дигәндә, елның-елында бу чорда балалар катнашында юл фаҗигаләре саны да арта. Шуңа күрә ата-аналарга баланы мәктәпкә генә түгел, юлда йөрергә дә әзерләргә кушалар.
-
Сихергә «заказ» да биреп була
Сихернең булуын һәм аның зарарын хак динебез таный. Әлбәттә, бу бер дә юньле күренеш түгел. Мәгълүм бер хәдистә, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр әйтте: «Кешене һәлак итүче, ягъни җәһәннәмгә кертүче җиде зур гөнаһтан сакланыгыз». Кешеләр әйтте: «Йә Аллаһның илчесе! Ул нинди гөнаһлар соң?»
-
Әтием кем? (Булган хәл)
Айсылу бу төнне бик озак кына йокыга китә алмады. Башында һаман бер үк уй бөтерелде һәм ул аңа ничек җавап табарга да, әлеге хәлдән чыгу юлын да белми иде.
-
Язмыш кабат юлларыбызны юкка кисештермәгәндер
Алсинә кечкенәдән биюче булырга хыялланды. Мәктәптә бию түгәрәгенә йөрде. Кичләрен исә туйганчы биеп, бер күңелен басар өчен клубка чыгып китә иде.
-
Илсөя Бәдретдинова авырый: «Ашамаган дару, эчмәгән нәрсә калмады...»
Соңгы арада активлашып киткән вирус җырчы Илсөя Бәдретдинованы да «эзләп тапкан».
-
Яңа, матур, заманча Апас мәктәбе укучыларын кабул итте
Районыбыз мәктәпләрендә Белем көне узды.
-
Файдасы юк, куркынычы зур: Татарстанның баш токсикологы гөмбә белән мавыкмаска киңәш итә
Бу җәйдә Татарстан халкы гөмбә белән 2 тапкыр күбрәк агуланган. Хастаханәләргә хәтта тәҗрибәле гөмбәчеләр дә эләгә. Агулану билгеләре – туктаусыз косу һәм диарея – ашаганнан соң 4-6 сәгать узгач барлыкка килә, ә икенче тәүлеккә тулысынча юкка чыга. Ләкин бу ялган тынлык вакытында бавырга бик зур зыян килә.
-
ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ
2 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре