Ватаныңны ярат, ул бер генә
Морзалар мәктәбе быел "Аҗаган" хәрби - патриотик спорт уеннары зонакүләм турнирын үткәрү хокукын яулады. Бу сынауны мәктәп коллективы уңышлы үтте, 20 сентябрьдә мәктәп яны стадионында республиканың 6 районы командалары һәм күпсанлы тамашачылар катнашында узган бәйге нәтиҗәләре әнә шуны раслый.
Бу зонакүләм ярышта Апас данын Борнаш мәктәбенең "Җиңү" хәрби-патриотик клубы җыелма...