3 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Ишеттегезме? Апасның Үзәк чыршысы янында шәп тамаша бара!
Ул 19 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Үзәк чыршы янында Иске Йомралы һәм Идрәз үзешчәннәре бәйрәм оештырды. Кыш бабай, Кар кызы, төрле әкият геройлары халыкны күңелле ял иттерә, җырлата, биетә. Бирегә балалар да, өлкәннәр дә килгән. Һәркемнең күңеле шат!
-
"Алтын алка" бозыннан «ут чыгаралар»
Алтын Алка" боз сараенда көн саен 12-14 сәгатьләрдә һәм 19-21 сәгатьләрдә массалы шуулар була. Көндезен кеше азрак йөрсә дә, кичен тимераякта шуарга теләүчеләр саны 200дән артып китә икән.
-
Узган ел кызлар күбрәк туган, хатын-кызлар күбрәк үлгән дә
Узган ел районда 140 бәләкәч дөньяга аваз салган. Аларның 68-е малай, 72-се кыз. 331 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. 160 ир кеше үлгән, 171 хатын-кыз мәңгелеккә күзләрен йомган.
-
"Зөя"дә кышкы лагерь эшли
Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзгендә кышкы лагерь башланып китте. Биредә үзебезнең һәм тирә-күрше район балалары ял итә. Балалар өчен күп кенә файдалы һәм күңел ачу программалары әзерләнгән.
-
Апаста бер “герой” табылган
Апаста яшәүче бер ир-ат Яңа елның беренче көнендә үк үкенергә мәҗбүр булды. Ул салмыш баштан руль артына утырып чыккан. Юл сакчыларына очрагач, бик тиз "айнып китсә" дә, инде транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм калачак.
-
Урта Балтай авылында юл-транспорт һәлакәте булган
"Ока" машинасы газ педале эләгеп калу аркасында, тик кенә торган машинага барып бәрелгән. Нәтиҗәдә, ике машинага да зыян килгән. Юлларда сак булыгыз!
-
Иске Йомралы һәм Идрәз үзешчәннәре бүген Үзәк чыршы янына чакыра
Районның Үзәк чыршысы янында бүген - 3 гыйнвар көнне 17.00-19.00 сәгатьләрдә Иске Йомралы һәм Идрәз үзешчәннәре чыгыш ясый. 6 гыйнварда Каратун һәм Болынбалыкчы үзешчәннәре күңелле ял иттерәчәк. Район мәдәният йортында көн саен бәйрәм дискотекалары оештырыла. Яллар күңелле үтә!
-
Коштавылында йорт янган
1 гыйнвар көнне 15 сәгать 25 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә Коштавылында йорт януы турында хәбәр керә. Ут телләре тиз арада җәелеп, торак йорт яраксыз хәлгә килә. Янгын электр челтәренең иске булуы аркасында чыккан дигән фаразлар бар. Әлеге йортта күпбалалы гаилә яшәгән. Балаларның икесе инде тормышлы, икесе мәктәп яшендә. Бәхетсезлеккә...
-
Яңа елның тәүге көннәре районда тыныч узган
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Яңа 2016 елның беренче көннәрендә җитди Закон бозулар булмаган. Хокук сакчылары көчәйтелгән режимда эшли, оператиз төркем кизү тора, төнге сәгатьләрдә дә рейдлар үтә.