3 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Апас ял паркында күңелле Яңа ел тамашалары дәвам итә
Ял паркына килгән апаслыларны бүген Апас китапханәсе һәм музей хезмәткәрләре ял иттерделәр. Үзәк Чыршы янәшәсендә матур җыр-моңнар, шигырьләр яңгырады, тәмле шашлык исләре таралды. Бирегә килгән кунаклар кушылып җырладылар, рәхәтләнеп биеп, күңел ачтылар. Кыш Бабай белән Кар кызына балалар шигырьләр сөйләп, моңлы итеп җырлап та күрсәттеләр. Ләлә Сафиуллина.
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 03.01.2018
-
Иске Әнәле авылында "Яңа елның тылсымы" кичәсе
Иске Әнәле авылы клуб бинасының тамашачы залында балалар өчен "Яңа елның тылсымы" дип аталган уенлы, җырлы, биюле тамаша булды. Бу бәйрәм мәчет белән берлектә әзерләнеп уздырылды. Залда буш урын юк иде, балалар белән бергә әти-эниләр дә рәхәтләнеп ял итте.