Азбабадагы кое төзекләндереләчәк
Мин Азбабадагы коелар өчен борчылам. Клуб янындагы коены да төзекләндерәсе бар...
Зәрия Акбаева.
Әлеге сорау буенча без Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзиев белән элемтәгә чыктык.
- Клуб янындагы коеның сиртмәсе сынган. Аны төзекләндерү өчен төзелеш материалларына заказ бирелде, якын көннәрдә ул төзекләндереләчәк, - диде авыл җирлеге башлыгы.