3 февраль 2015 яңалыклары
-
Югары Балтай авылында гомер итүче Рәшидә әби Сабирова бүген 90 яшьлек юбилеен каршылады
Бу уңайдан район башлыгы Рәшид Заһидуллин Рәшидә әбине туган көне белән котлап, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды.
-
Шонгаты авылы янәшәсендә 4 җиңел машина һәлакәткә очраган
2 февральдә, көчле буран нәтиҗәсендә, Шонгаты авылы борылышы янәшәсендә 4 җиңел машина катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Нәтиҗәдә, рульдә баручы бер ханымның сәламәтлегенә зыян килә һәм ул хастаханәгә озатыла. Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре, кискен һава торышы шартларында юлга чыкмаска, аеруча да сак булырга чакыра. Фото: ProKazan.ru
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына уңаеннан районда барган “Җиңү Салюты” фестиваленең чираттагы өлеше Чүрибураш авылы клубында дәвам итте
Эштән кайткан халык клубка ашыкты. Аларны фойеда кайнар коймак, чәй өстәле каршы алды. Шунда ук 70 еллыкка багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Бөек Ватан сугышы каһарманнары, тыл ветераннары, кыз әбиләрнең, гомумән, дәһшәтле сугыш еллары хатирәләре чагылдырылган иде биредә. Беренче булып кунаклар - Ишеево авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышын карадык. 1941 елның...