3 ноябрь 2017 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 03.11.2017
-
Бәйрәм көннәрендә нинди спорт ярышлары булачак?
4 ноябрьдә кичке дүрттә Апаста хоккей ярышлары булачак. 5 ноябрьдә хоккей ярышлары иртәнге унда ук башланачак. 6 ноябрьдә иртәнге унда волейбол, шул ук көнне Боз Сараенда тимераякта 12.00-13.00 сәгатьләрдә түләүсез шуу мөмкин булачак. Озын ял көннәрендә әнә шундый спорт ярышларында катнашырга, тамаша кылу мөмкин. Вакытыгыз файдалы узсын! Ришат Җамалиев.
-
"МИН БЕРЕНЧЕСЕ ҺӘМ СОҢГЫСЫ ТҮГЕЛ!" - 22 ЯШЬЛЕК ЕГЕТ ПОЛИЦИЯ БҮЛЕГЕНДӘГЕ ҖӘЗАЛАУДАН СОҢ ҮЗ-ҮЗЕНӘ КУЛ САЛГАН
Түбән Камада яшәүче 22 яшьлек егет полициядәге башбаштаклыкка протест рәвешендә үз-үзенә кул салган. Фаҗига 19 октябрь көнне була. Үз-үзенә кул салыр алдыннан егет видеомөрәҗәгать калдыра, анда ул полиция хезмәткәрләрен үзен кыйнауда һәм җәзалауда гаепли. Видеоның беренче кадрларында күренгәнчә, Илназ Пиркин - яшь, шат, күңелле энергияле егет була. Ләкин 19 октябрь...
-
Башкалада “Безнең заман“ эшче яшьләр фестивале бара
"Безнең заман" эшче яшьләр фестиваленә районда зур әзерлек эшләре барды. Быел район данын район үзәк хастаханәсенең яшь белгечләре яклый. Алар 3 ноябрьдә башкалада чыгыш ясый.