3 декабрь 2012 яңалыклары
-
Яшьләр колагына
Районыбызда спортны сөюче, алдынгы карашлы яшьләр күп. Киләчәктә үзләренең көчләрен тагын да арттыру, спортның билгеле бер өлкәсендә камилләшү теләге белән янган егет-кызлар 8 декабрь көнне Казан шәһәренең Идел буе спорт һәм туризм академиясендә узачак ачык ишекләр көнендә катнаша алалар. Тулырак мәгълүматны районның яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән алырга мөмкин.
-
КЕМ ШАШКА, КЕМ ШАХМАТ УЙНЫЙ
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, 5 декабрьдә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында шашка-шахмат ярышлары уза. Ярыш 9.00 сәгатьтә башлана.