3 декабрь 2014 яңалыклары
-
Күккүзлеләр ай-һай оста уйнадылар
Әниләр көне уңаеннан район мәдәният йортында Күккүз авыл җирлеге үзешчәннәре Әмирхан Еники әсәре буенча эшләнгән "Әйтелмәгән васыять" спектаклен куйдылар. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән спектакль тамашачы күңеленә хуш килде. Үзешчәннәрнең һәркайсы үз рольләрен тырышып башкардылар.
-
Апас районында бүген 115 унберенче сыйныф укучысы БДИ га беренче адымнарын ясадылар
3 декабрьдә районның 13 тулы урта белем мәктәбендә дә 115 унберенче сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбиятыннан йомгаклау язмача инша-(сочинение-изложение) тапшырды. - Имтиханнарда һәр мәктәптә район мәгариф бүлеге методист-белгечләре катнашты. Бу көнне районга Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле дә килде. Яңа кагыйдәләр буенча, язмача иншаны тапшырган укучы гына БДИны...
-
Апас кызы Лондонда узачак дөньядагы иң кыйммәтле Victoria’s Secret бәйгесендә катнаша
«Мисс Татарстан - 2010» титулын яулаган, шул ук елны Россия вице-миссы булган, «Мисс Мира» бәйгесендә ТОП-25 исемлегенә кергән безнең Ирина Шәрипова дөньядагы иң кыйммәтле Victoria's Secret бәйгесендә катнаша. Бу бәйгедә эчке киемнәрне подиумда күрсәтәләр. Чыганаклар:http://matbugat.ru/news/?id Фото:http://matbugat.ru/news/?id
-
Бөгелмә районында янгында 3 яшьлек малай янып үлгән
Бу коточкыч вакыйта 1 декабрь көнне Бөгелмә районының Спасское авылында була. 3 яшьлек балалы гаилә яшәгән йортта янгын чыга. Әнисе баланы үзен генә өйдә калдырып күршегә ашка кереп китә. Коткаручылар баланы алып чыкканда бала инде төтенгә булыгып үлгән була. Тикшерүчеләр янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклыйлар. Чыганаклар: http://sntat.ru/posts/16499 http://www.kp.ru/online/news/1913147 фото: https://www.google.ru/search