3 декабрь 2015 яңалыклары
-
Каратунда кибет басканнар
Караңгылык угрыларның дусты дип юкка гына әйтмиләр. Район эчке эшләр бүлегендә теркәлгән урлашу очраклары шуны дәлилли. Соңгы көннәрдә Каратунда кибет басу очрагы булган. Биредән азык-төлек һәм акча югалган. Шулай ук яңа башланган төзелеш урыныннан тачка югалуы хакында да хәбәр килә. Урланган төзелеш тачкасы тиз арада табыла, гаепле ачыклана. Һәр әйбергә...
-
Апас мәктәбе укучысы Ленар Хәбибуллин Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңү яулаган
Апас мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ленар Хәбибуллин (җитәкчесе Гөлнур Хәбибуллина) төрле бәйге-конкурсларда еш катнаша. Әле яңа гына ул Бөтенроссия иншалар конкурсының "Безнең райондагы һәйкәлләр" номинациясендә беренче урынны алды. Ленар сугыш чоры ятимнәре хөрмәтенә куелган һәйкәл турында язган иде.
-
Апас балалар курчак театры үзенә исем эзли
Апаста мондый балалар курчак театры оештыру уе бездә Зур Күккүз авыл китапханәче Галия Җәләлиева 5 ел элек оештырган "Серле дөнья" балалар курчак театры үрнәгендә туды, - ди Гөлинә Муллахмәтова. Театрга йөрүче Апас мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары Ильмира Сәлимуллина, Зилә Зыятдинова, Диана Гатауллина, Гөлия Сәмигуллина һәм Алинә Сәлахова район үзәгенең "Сүнмәс...
-
Районыбыз “Йолдыз”ына ташламалы бәядән язылып калыгыз
3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр "Йолдыз"га ташламалы бәядән язылып була. "Язылу декадасы" чорында шәхси затлар өчен ул 493 сум, 56 тиен булачак. Шулай ук әти-әнисенә 6 айга "Йолдыз" бүләк итүче парларга да вәгъдә иткәнебезчә, "Чайхонә"дә тәмле аш каралган.
-
Апаслылар, чын чыршы сатып алганда сак булыгыз: алар кортлы булырга мөмкин
Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды,сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды. Аларны да сата башладылар инде. Тик күңел урманда үскәнне якынрак күрә. Чит илләрдән кайтарылганын сәүдә нокталарыннан инде күптән алырга була....
-
Апаста сөт сатучыларның продукцияләрен махсус тикшерәләр
-Халыктан сөт җыючылар айга бер тапкыр сынау партиясен безгә алып килә. Махсус приборларда аның куелыгы, майлылыгы, аксым күләме һәм соматик тәнчекләр буенча күрсәткечләре тикшерелә. Көнлек ирекле сатуга чыгарылучы үлчүле сөт исә шул ук тәртиптә һәр партия буенча экспертиза үтәргә тиеш. Экспертиза ясауга киткән чыгымнар 100-300 сум, тиешле формадагы документ-белешмәгә түләү...