5 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Апас районы эчке эшләр бүлегеннән
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгьлүматлардан күренгәнчә, Яңа елда җинаять эшләре теркәлмәгән. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәр көн эш урынында, халык иминлеге, тынычлыгы сагында. Аларга гаилә ызгышлары буенча чакырулар еш кергән. Бер гаиләгә 3-4 тапкыр барырга туры килгән очраклар да бар икән.
-
Апаста янгын чыккан
5 гыйнварда, иртәнге 7 сәгать 25 минутта апаста ике фатирлы йортның бер ягында янгын чыгуы турында янгын сүндерү бүлегенә хәбәр керә. Янгын сүндерү хезмәткәрләре, газ хезмәте, район электр челтәре хезмәткәрләре вакыйга булган урынга ашыга. Тик юлда очраган "УАЗ" янгын сүндерү машинасына юл бирмәү сәбәпле, юлда тоткарлыклар килеп чыга. Ә янгын...
-
Апас районы башлыгы чыршысы балаларны җыйды
Район мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме узды. Биредә барлыгы 300 дән артык бала катнашты. Уку алдынгылары, төрле бәйгеләр җиңүчеләре, ятим балалар, тәрбиягә алынган һәм шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Кыш бабай, Кар кызы бүләкләр өләштеләр. "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә шөгельләнүчеләр бик матур концерт күрсәттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...
-
Апас районы гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән
Районның гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Яңа елның беренче көннәре тыныч үткән. Иминлек сагында кизү торулар оештырылган.