5 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Район башлыгы кубогы «Барс»лар кулында
"Алтын алка" боз сараенда 2000 елгы һәм аннан да кече яшьтәге спортчылар арасында район башлыгы кубогына хоккей ярышлары узды. Ул иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Иң элек зуррак яшьтәге балалар ярышты. Биредә 6 команда катнаша. Район башлыгы кубогын Апасның "Алтын алка" командасы алды. Аннан соң, бозга 2006, 2007, 2008 елгы...
-
Апасның Үзәк Чыршысы янында аграр көллият коллективы ял иттерде
6 январьда эстафета таягы Апас мәктәбе һәм "Кояшкай", "Салават күпере" бакчалары хезмәткәрләре кулында. Башлана 17.00 сәгатьтә. Үзәк Чыршы янында аграр көллият коллективы райондашларны ял иттерде. Алар Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында җырлы-биюле тамаша оештырдылар, уеннар уйнаттылар, бүләкләр өләштеләр. Барлык коллективлары белән бердәм булып килгәннәр иде алар. Көннең сизелерлек салкын...
-
Апас районы авылларында балалар чыршы янәшәсендә күңел ача
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге махсус комиссия Чурибураш, Иске Йомралы, Черкен авылларында булды. Чыршы бизәлеше, сыннар ясалышы , гомүмән Яңа елга әзерлек игьтибарга алынды. Биредә чыршы янәшәсендә балалар күңел ача. Авыл халкы ял итә.
-
Апаста хоккей ярышлары дәвам итә
"Алтын алка" боз сараенда ярышлар көне буе дәвам итә. Биредә 2008, 2007, 2006 елгы спорт сөюче балалар арасында ярышлар башланды. Өч команда беренчелек өчен көч сынаша. Әти-әниләр, якыннары көч биреп тора.
-
Апаста яллар тыныч үтә
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сүзләренчә, Яңа елның 5 көнендә җинаять кылу очраклары булмаган. Хокук сакчыларына вак гаилә мөнәсәбәтләрен җайлауда катнашырга туры килгән. Гомумән алганда, яллар тыныч дәвам итә.
-
Тау шуганда егылып имгәнгән 4 апаслы “Ашыгыч ярдәм”гә мөрәҗәгать иткән, бер кешене эт тешләгән
Бар кеше ял иткәндә, район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә "кызу" эш көннәре дәвам итә. Хезмәткәрләр сүзләренчә, күбрәк балалар авырый икән. Салкын тидереп, "җил чәчәге" чыгып мөрәҗәгать итүчеләр күп. 4 бала тау шуганда имгәнеп мөрәҗәгать иткән. Шулай ук аяк-кулларын сындыручы олылар да бар. Бер ир кешене эш тешләгән. Аңа да...
-
“Алтын алка” боз сараенда хоккей ярышлары бара
"Алтын алка" боз сараенда 2000 елгы һәм аннан да кече яшьтәге спортчылар арасында хоккей ярышлары бара. Биредә 6 команда катнаша. Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев башлап җибәрде һәм командаларга уңышлар теләде. Ярышлар көн дәвамында барачак. Тамаша кылырга, көч биреп торырга килегез!
-
Кем җиңүче?
Чулпан Юсупова концертына уйнатылган 2 билетның җиңүчесе билгеле! Җиңүче Гульнар Сагутдинова https://vk.com/id163712018. Җиңүчегә 89655914179 номеры буенча шалтыратырга кирәк була