5 февраль 2013 яңалыклары
-
“Чаңгы юлы – 2013” 10 февральдә
10 февраль көнне район Сабан туе мәйданында "Татарстан чаңгы юлы - 2013" ярышы уза. Программада укучылар арасында ярыш, массалы шуу (ветераннар, оешмалар, авыл җирлекләре, гаиләләр), чанада шуу, сәүдә хезмәте каралган. Аграр көллият, урта мәктәп, төп мәктәп укучылары, иң актив коллективлар, гаиләләр (ничә гаилә әгъзасы катнашуга карап), иң өлкән һәм иң...
-
Яңача эшләүче бүген үк ота
Узган атна ахырында Татарстан Баш ветеринария лабораториясе җитәкчесе Финсур Әхмәтов "Зөя" агрофирмасының Йомралы мәдәният йортында пленар утырыш рәвешендә һәм Дүртиле бүлекчәсенең ачык терлекчелек комплексында үткәрелгән гамәли семинар - киңәшмәдә катнашты. Казан кунагы районда сөт, ит җитештерү проблемаларына аерым тукталды: - Безнең лаборатория анализлары Апаста әзерләнгән барлык төр терлек азыгының да...
-
Рөстәм Мингазиев призына кем ия булыр
Традиция буенча, быел да 9 февраль көнне Иске Йомралы мәктәбе базасы бозында Рөстәм Мингазиев призына хоккей ярышлары узачак. Мәктәп командалары, яшь хоккейчылар өчен иганәченең инде бүләкләре әзер.
-
Гашыйк утында янганнар мең өлеш бәхетлерәк
14 февраль - Гашыйклар көне. Кем генә өзелеп гашыйк булмаган да, кем генә гашыйк утында янмаган. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен үз йөрәге аша кичергән һәркем газетабыз аша сөйгәненә котлау сәламе юллый ала. Сөйгәнегезне сөендерәсегез, пар канатыгызны бәхетле итәсегез йә булмаса күңелегезнең яшерен бер почмагында йөрткән серегезне җиткерәсегез килсә, бәйрәм уңаеннан яраткан...