Район авылларына тәгәрмәчле кибет килә
ООО "Икмәк" коллективы район халкын кайнар икмәк, төрле кондитер әйберләр белән тәэмин итеп тора. Һәр көн саен комбинаттан дүрт автолавка продукция таратырга чыгып китә. Махсус җиһазландырылган бер автолавка кибете булмаган кечкенә авылларга бара. Халык мондый хезмәт күрсәтүдән канәгать. Югары Биябашы авылына да һәр атнаның өч көнендә, билгеләнгән сәгатьләрдә тәгәрмәчле автокибет...