5 июль 2013 яңалыклары
-
Кече Күккүз авылында яңа гаилә тормыш юлына аяк басты.
Кече Күккүз авылында яңа гаилә тормыш юлына аяк басты. Илназ Мөхәммәтгалив белән Әлфия Сафинаның никах туйлары булды.
-
Кайда яшьләр шунда уен-көлке
Яшьләр бәйрәме быел 3 июльдә, Апаска Универсиада уты килгән көнне - шушы истәлекле датаның дәвамы булып үтте. Беренче тапкыр Сабан туе мәйданында узуы да үзенчәлекле иде. "Яшьләребез кайсы тармакта гына эшләсәләр дә сынатмыйлар. Укуда да, төрле бәйгеләрдә дә уңышлары күп. Ял итәр өчен мәйдан иркен сезнең өчен, рәхәтләнеп күңел ачыгыз",...
-
Булачак солдатлар Апас җирендә чыныга
Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге каршында егетләрне хәрби хезмәткә хәзерләү, күнекмәләр үткәрү максатыннан оештырылган палатка лагерында бүген тирә-юнь районнардан килгән 48 яшүсмер чыныгу ала. Биредә алар хәрбиләрчә, барлык биремнәрне үтәп чын солдат тормышына хәзерләнәләр.
-
Иминлек дәресе
Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген Саба, Кукмара, Әлки, Алексеевск, Спас һәм тирә-як районнардан килгән 230 бала сәламәтлеген ныгыта. Күңелле лагерь тормышыннан алар барысы да канәгать. Бүген Казанның "Яшьлек" театр студиясе артистлары аларга "Светофор ялгышмый" дигән спектакль бүләк иттеләр. Спектакльдән соң район ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында викторина булды. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев,...