5 декабрь 2014 яңалыклары
-
"ТАТМЕДИА" мультфильмнар төшерә башлады
88 филиалны берләштергән "ТАТМЕДИА" медиахолдингы мультфильмнар сериясе төшерә башлады. Беренче бүлектә газета төп геройга университетта имтихан тапшырырга ярдәм итә. Мондый мультфильмнар яшь аудитория өчен төшерелгән. "ТАТМЕДИА" басмаларына яшь аудиториянең игътибарын мультфильмнар аша җәлеп итү, басма матбугат чараларының тиражы кими барган чорда, яңа төрле, креатив алым санала. Бүгенге көндә холдинг басмаларына...
-
Апас районы башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Ләйсәнә Гатауллина зур мактауга ия хезмәткәр
Гатауллина Ләйсәнә Тәфкил кызы озак еллар район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә намуслы хезмәт куя. Аның нәтиҗәле хезмәтенә республикада зур хөрмәт белән карыйлар. Бу көннәрдә аңа Татарстан Республикасының икътисад министрының Мактау Грамотасы килде. Олы бүләкне район башлыгы Рәшид Заһидуллин тантаналы шартларда тапшырды.
-
Апас район башлыгы нәтиҗәле хезмәте өчен Исламова Лилия Рушан кызына олы рәхмәтен җиткерде
Бүген узган җомга киңәшмәсендә Исламова Лилия Рушан кызына озак еллар Апас муниципаль районының банк системасы үсешенә нәтиҗәле, лаеклы өлеш керткәне өчен район башлыгы Рәшид Заһидуллин исәнлек-саулык, уңышлар теләп, Рәхмәт хаты тапшырды.