5 декабрь 2017 яңалыклары
-
Иртәгә Апаста һава шартлары кабат бозылырга мөмкин
Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре хасил булуы ихтимал. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә, 6 декабрь көнне, көндез һәм төнлә җил, томан төшүе, карлы-яңгыр явуы көтелә. Юлларда шулай ук көчле бозлавык саклана. Һава температурасы көндез һәм төнлә -4...-6 градус булачак.
-
Бозлавыкта юл-транспорт һәлакәтләре арткан
Соңгы көннәрдә карлы, бозоавыклы юллар юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпчесе була. Карамасар авылы янәшәсендәге юлда "Гранта" машинасы хуҗасы юлда идарәне югалтып, кырыйга төшеп каплана. Бәхеткә, үзенең сәламәтлегенә зыян килми, машинаны төзекләндерергә кирәк. Икенче һәлакәт Ябалак авылы юлында була. "Тугызлы" машинасы бозлавык сәбәпле туктап кала алмый һәм үзәк юлдан килүче "шевроле" белән бәрелешә....
-
Әҗем солдат улын каршы алды
Инзил Вилданов моннан бер ел элек армия сафларына киткән иде. Ул хәрби бурычын намус белән үтәп, исән-сау, туган авылына, әти-әнисе, якыннары, сөйгән яры янына әйләнеп кайтты. Инзил Хабаровский якларында хезмәт иткән. -Армиядә хезмәт итү ир-егетнең бурычы. Читкә киткәч, үз-үзеңә ышану, сабырлык, тәвәккәллек кирәк. Гел машинада йөрдем. Ерак Көнчыгышны аркылыга-буйга әйләндем....
-
Чүрибурашта яшәүче Хисамовлар гаиләсе тәрбиягә әби алган
- Үзем балачактан әби белән үстем. Күптән түгел әбием арабыздан китте. Бик юксындым үзен. Йорт тоткасы булган әтиебез дә вафат булды. Ул булмагач йортыбыз бушап калды. Өйне бикләп чыгып китәбез. Кайтуыбызга өй буш, суынып беткән була иде. Шулай бер көнне тормыш иптәшем белән уйлаштык та тәрбиягә бер әби алырга булдык,-...
-
Апас үз Геройларын барлый
8 декабрьдә Апаста Бөтенроссия Геройлар көненә багышлап махсус чаралар уздырырга әзерләнәләр. Район башкарма комитеты, халыкны социаль яклау идарәсенең моның өчен берләштерелгән эш программасы төзеде. -Апасыбызны таныткан Геройларыбыз, данлыклы якташларыбызны без дә даими барлап торабыз. Аларның ундүртенең дә тормыш юлларын өйрәнеп, "Апас Геройларына мәңгелек дан!" видео-слайд булдырдык. Янгелдедә яшәүче Василий Аверьянов,...
-
Бер төргәк акча таптым кемнеке?
Төшкә кадәр редакциягә күршебездә генә яшәүче Илсөяр апа Хәсәнова килеп керде. Юлдан бер төргәк акча тапкан һәм иясен табу максаты белән килгән ул. Таныш-белешләргә, кайбер оешмаларга шалтыратып чыгып, озак вакыт та узмады, акчаның иясе дә табылды. Шыгайда яшәүче Зөфәр абый Насыйбуллин югалткан булган аны. Зөфәр абый зур рәхмәтләр әйтеп, Илсөяр...
-
Киңәшле эш таркалмас
-Районыбызда спорт объектлары һәм спорт төрләрендә укучыларыбызның уңышлары шактый. Казан югары уку йортын тәмалап, Биеш мәктәбендә быел физкультура укытучысы булып эшли башлаган Альмир Гыйльметдинов өлкән остаз-тренерлар сафына кушылды һәм нәтиҗәле эшли. Район үзәгендә төзелүче зур, ике бассейнлы заманча спорт комплексы да яшьләргә өстәмә эш урыннары булдырачак. Тормышларын, язмышларын мәктәп, физик...
-
Кече Бакырчыда Вәлиуллиннар гаиләсендә Каз өмәсе
Кече Бакырчы авылы клубы мөдире Гөлия Вәлиуллина ел саен күпләп каз асрый. Каз өмәләре дә бик күңелле үтә аларда. Быел да барлык йолаларга туры китереп әлеге гаиләдә Каз өмәсе узды. Урамда каз боткасы пеште. Җыр-моң тынып тормады. Уңган киленнәр казларны йолкып, сукмакларга каурый сибәргә дә онытмады.
-
21 ЯШЬЛЕК КИЯҮ ӘБИ-БАБАСЫНЫҢ ЙОРТЫНДА ЯНЫП ҮЛГӘН
Мөслим районы Түбән Табын авылында чыккан янгында 21 яшьлек ир-ат янып үлгән дип хәбәр итә "Татар-информ". Төнге сәгать бердә Түбән Табын авылының Мәктәп урамында шәхси йорт яну турында хәбәр алына. Янгынны сүндерүдә ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте, шәхси хуҗалыклардагы техника җәлеп ителә. Бу йортта ике гаилә яшәгән. Йорт хуҗасы 21 яшьлек...
-
Апас урта мәктәбендә куркынычсызлык дәресе узды
Апас урта мәктәбендә укучылар өчен куркынычсызлык дәресләре узды. Укучылар белән очрашуга районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев килде. Ул противогазны ничек кулланырга, янгын сүндергечләр белән ничек эшләргә, кемгә, ничек хәбәр итәргә, нинди кагыйдәләрне белү мөһимлеген кабат искә төшерде. Соңыннан эвакуция буенча укулар оештырылды.