6 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Танай-Турай балалары Кыш бабай белән Кар кызы янында кунакта булганнар
3 гыйнвар көнне Танай-Турай авылы клубында авыл балалары өчен Чыршы бәйрәме үткән. Балалар биеп, җырлап, уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Бәйрәмне оештыручы клуб мөдире Гүзәл Вафинага һәм Чүрибураш китапханәсе мөдире Рәйхана Вәлиуллинага балалар зур рәхмәтләрен әйтеп таралышканнар.
-
Апас ял паркы кабат моңга күмелде
Бирегә ял итәргә килгән райондашларны бүген район мәгариф бүлеге, "Салават күпере", "Кояшкай", "Ләйсән" балалар бакчалары, Апас мәктәбе коллективлары күңелле ял иттерде. Салкын җилләр битләрне чеметсә дә, күңелле җыр-биюләр, шаян уеннар һәркемнең күңелен җылытты.
-
Кормаш авылында яшәүче Ибраһим бабай Садриев 90 яшьлеген билгеләп узды
Кормаш авылында гомер кичерүче Ибраһим бабай Садриев 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләген тапшырды. Агроактив хуҗалыгы, авыл җирлеге вәкилләре, пенсионерлар берлеге изге телзкләрен җиткерделәр.
-
Яңа елның 5 көнендә 2 исерек тоткарланган
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренчә, 2 шофер өчен Эт елы уңышсыз башланган. Алар салмыш баштан руль артына утырып зур хата кылган. Ындырчы юлында төнлә белән, Свияжный бистәсендә иртәнге сәгатьләрдә җиңел машиналары белән идарә иткәндә юл сакчылары туктаткан. Хәзер аларга 30 мең сум күләмендә штраф, 1,5 елга правасыз калу...
-
Яңа елның беренче атнасында 8 райондашыбыз вафат
2018 елда 8 райондашыбыз якты дөньядан киткән. Вафат булучыларның иң өлкәне 91 яшьтә булган. Әлегә туучы сабыйлар теркәлмәгән.