6 март 2012 яңалыклары
-
Беренче килүчегә - бүләк
Районыбызда 4 мартта 57 сайлау участогы да иртәнге сигездә үз сайлаучыларын кабул итте. Сайлауга иң беренче булып килүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Сайлаучылар өчен көн дәвамында өстәлләрдән, чәй-коймак, башка тәм-томнар өзелмәде. Авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары әзерләгән тыйнак кына концерт программалары да сайлауларга бәйрәм рухы өстәде.
-
Безне карап тордылар
Район территориаль сайлау идарәсе рәисе Фатыйх Хәйдәров биргән мәгълүматлар буенча, районыбыздагы барлык сайлау участогында да Интернет челтәренә кушылган 114 видеокамера төгәл режимда эшләгән. Апас сайтына теркәлеп яки коллектив керү пункты (ПКД) аша районда сайлау барышын 400 гә якын кеше "он-лайн" режимында караган.
-
Бәйрәмгә бардылар
"Ел хатын-кызы. Ел ир кешесе: Хатын-кыз карашы белән" республикакүләм бәйгесенең "Хатын-кыз - Ана"номинациясенең зона бәйгесендә катнашкан Рәзинә Зарипова, (Апас), "Һөнәрем - минем язмышым" номинациясендә җиңү яулаган Сәвия Тимуршина (Каратун мәктәбе), зона бәйгесендә актив катнашкан Фәридә Ярмиева (Багыш), Раилә Шәвәлиева (Урта Балтай), Венера Салаватова (Үзәк китапханә), Мәнфүсә Хәкимҗанова (Апас) 2 мартта...