6 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Халыкара спорт волонтерлары белем бирү форумын ачты
FISU Volunteer Leaders Academy Татарстан башкаласында инде өченче тапкыр үткәрелә.
-
“Алтын алка“ боз сараенда район башлыгы кубогына хоккей ярышлары башланды
Стела ачылу тантанасы “Алтын алка“ бозында хоккей ярышлары белән дәвам итте. Биредә “Медведи“ һәм “Барс“ командалары уйный. 2007-2008 елгы балалар кубок өчен көч сынаша.
-
Апаска яңа автобус кайтты
Районның “Халыклар дуслыгы“ йортына Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан “Форд“ автобусы бирелде. Әлеге автобусның ачкычы тантаналы шартларда “Халыклар дуслыгы“ йортының җитәкчесе Гөлнара Галиәкбәровага тапшырылды.
-
Апаста хоккейчылар хөрмәтенә стела ачылды
“Алтын алка“ боз сарае ишегалдында ике стела ачылды. Аның беренчесе – хоккей спорты буенча алдынгы, зур үрләр яулаган СССР хоккейчыларының якты истәлегенә, икенчесе – 1997-1998 елларда хоккей буенча Татарстан командасы составында беренче тапкыр Россия Чемпионы исеменә лаек булучылар хөрмәтенә багышланган.