7 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Район башлыгы Кубогына "Свияга" командасы ия булды
Раштуа бәйрәме уңаеннан "Алтын алка" Боз сараенда район башлыгы Кубогына ярышлар узды. Беренче урында "Свияга" командасы, икенче урында "Т-34", өченче урында "Титан" командасы. Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев тәбрикләде, Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырды.
-
Питрәч районында булган коточкыч юл һәлакәте дүрт баланы ятим итә
Кичә республика халкы берничә кешенең гомерен өзгән юл фаҗигасе турында ишетеп тетрәнде. Коточкыч һәлакәттә корбан булган ирле-хатынлы Дәүләтшиннарның өч баласы ятим калды. Алар белән машинада булган Алинә Мортазинаның нәни кызчыгы әнисез калды. 4 нче гыйнвар 14.00 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында, Питрәч районы Чуча авылы янында коточкыч авария...
-
Казан курчак театры Коштавылына килә!
Бүген, 7 январь көнне 12:00 сәгатьтә Коштавылы мәдәният йортында Казан курчак театры тамаша кыла. Керү бушлай! Бу Яңа ел бүләген балаларга, авылдашларга Апас якташлык җәмгыятенен вице-призеденты Галиуллин Наиль бүләк итә. 0+