7 июнь 2012 яңалыклары
-
Апас миңа бик якын
Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасы прокуроры Кәфил Әмиров килде. Ул район башлыгы Р.Н. Заһидуллин һәм район прокуроры Р.Н. Шакиров белән очрашты. Кәфил Әмиров райондагы яңа төзелеш урыннарын карады, яңа гына нигез салынган прокуратура бинасы һәм район прокуроры өчен төзеләчәк йорт белән танышты. Республика кунагы шулай ук Батырлар Мемориаль Комплексында...
-
БЕЛЕМНӘРНЕ БАРЛАР ЧАК
Бу көннәрдә Апас урта мәктәбе базасында кызу "урак өсте" бара. Районыбыз укучылары биредә бер-бер артлы җитди имтиханнар тапшыралар. 5 июнь көнне 9нчы сыйныф укучылары чираттагы сынауларын уздылар. Барлыгы 230 укучы 16 аудиториягә бүленеп фән серләрен чиште. Укучылар мәктәпкә кабат 14 июньдә җыелачаклар.
-
Нәниләргә “кечкенә” Сабантуй!
1 июнь - Балаларны яклау көне авылыбыз Олы Бакырчы балалары өчен, чынлап та, зур бәйрәм булды. Чөнки быел да мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга махсус Сабантуй оештырды. Балалар Сабан туен ел саен үткәрү авылыбызда инде күркәм бер традициягә әйләнде. Быел да балалар бакчасына йөрүче сабыйлар мәдәният йорты каршында рәхәтләнеп күңел ачты....
-
Тәмәкедән башка яшәп карыйк
31нче май - илебездә тәмәке тартуга каршы көрәш көне итеп билгеләнгән. Шул уңайдан Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы "Россия тәмәкедән башка" дигән акция оештырырга булды. Аның максаты - республика халкының тәмәке тарту проблемасына карата игътибарын җәлеп итү. Бу акциядә Апас урта мәктәбенең "Самостоятельные дети" республикакүләм антинаркотик проектының катнашучылары бик кызыклы һәм...
-
Сабан туе программасы
9.20 - 10.00 - Театральләшкән күренеш - үзәк мәйдан. 10.00 - 11.15 - Бәйрәм ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү - үзәк мәйдан. 11.15 - 16.00 - Милли көрәш - үзәк мәйдан. 11.30 - 13.00 - Ат чабышы - ипподром. 10.30 - 14.00 - Балалар концерты, балалар уеннары - балалар мәйданчыгы....