7 июнь 2016 яңалыклары
-
Тутайда яшен сугу сәбәпле йорт янган
Көттереп яуган яңгырлар һәлакәтсез генә узмады. Тутай авылында яшен сугу сәбәпле агач йортка ут каба. Әлеге йортта куп балалы гаилә яши. Бәхеткә каршы бу вакытта балалар өйдә булмый. Янгын сүндерүчеләр һәм халык тырышлыгы белән ут вакытында йөгәнләнә. Ләкин ул яшәрлек хәлдә түгел.
-
Олы Бакырчыга солдат егет кайтты
Олы Бакырчы егете Илназ Вафин Новосибирскта һава-десант гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәп кайтты. Төп разведка идарәсендә хезмәт итте ул. Солдат егет парашюттан сикерүләрен горурланып сөйли.
-
Апас Сабантуенда спорт уеннары җинүчеләре
Спорт яратучы яше-картына бу Сабантуйда да барлык мөмкинлекләр һәм бүләкләр мулдан иде. Кызлар волейбол турнирында "Зөя" агрофирмасы данын яклаган җыелма команда беренче, Апас мәктәбе командасы икенче, ДЮСШ-Апас командасы өченче урын яулады. Ир-егетләр командалары арасында район үзәге җыелма командасы, Каратунның "Сәфәр" һәм Тутай авылы командалары җиңде. Ярышларга иганәчелек иткән агрофирма җитәкчесе...