7 ноябрь 2014 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ"07.11.2014
-
Апас мәдәният хезмәткәрләре хисап тотты
7 ноябрьдә район мәдәният хезмәткәрләре Апас мәдәният йортында 10 айлык эшләренә хисап тоттылар. Биредә Шәмбалыкчы авылы клубы, китапханә һәм җирле музейны газ белән аерым котельныйдан җылытуга күчерәчәкләр, дип белдерделәр. Ноябрь ахырында Апас сәхнәсендә әниләр көненә багышлап әдәби-ял кичәсе, ә 1 декабрьдә колачлы «Каз өмәсе» үткәрү планлаштырылды.
-
Каникуллар күңелле үтә!
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе көзге каникулларда районның яшь спортчылары өчен үз Кубок-призларына спорт программасы әзерләде. 1 ноябрьдә Апас «Дулкын» бассейнында балалар һәм яшүсмерләр төрле стильдә ераклыкка һәм тизлеккә йөзү бәйгесендә ярыштылар. Турнирда район үзәге, Каратун һәм башка авыл мәктәпләреннән төрле яшьтәге 100 гә якын бала катнашты. 30 октябрь-2 ноябрьдә...
-
Кәрим Тинчуринга мәдхия
Татарстанда 2014 ел - Мәдәният елы булып истә калачак. Районда бу нисбәттән ел башыннан 20дән артык төрле зур мәдәни чара, әдәби кичә, иҗади очрашулар үткәрелде. Татарстан мәгариф министрлыгы Мәдәният елы программасы кысаларында, мәктәпләрдә татарның затлы, олпат сәхнә остасы, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел уңаеннан рәсемнәр бәйгесе игълан итте. Үзешчән...
-
Апаста – яңа җәмәгать судьясы
Апас районы җәмәгать судьясы булып Кәримуллин Радик Хәтмулла улы билгеләнде. Ул тумышы белән Буадан. Әлегә кадәр Буа эчке эшләр бүлегендә, Татарстан Республикасының ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелеге буенча Федераль хезмәтендә әйдәп баручы белгеч - бүлек эксперты булып эшләгән. Соңгы эш урыны - ООО "Вега Сервис"та юрисконсульт.
-
Игътибар! Бездә яңа конкурс! “Назлыдан-назлы ул – минем әни!”
Әниләр көне уңаеннан яңа конкурс игълан итәбез! Без сездән әниләрегез белән төшкән фотосурәтләрегезне яисә аларга карата йөрәгегездән чыккан җылы сүзләрегезне, шигырь-хикәяләрегезне, иң изге теләкләрегезне көтәбез! Алар барысы да район газетасы сайтында урын алачак. Ахырдан җиңеп чыккан катнашучының әнисе турында газетабызга язачакбыз!
-
СОҢАРЫП ПӘЙДА БУЛДЫЛАР…
Ел башыннан районда шоферлар, пассажирлар, җәяүлеләрнең фаҗигале үлеменә китергән 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларның 6 сында район аша узып баручы транзит һәм кунакка кайтучы шоферлар гаепле булуы расланды. Ике очракта районда яшәүче машина йөртүчеләре гаепле булуы дәлилләнде. Югары Ослан чигендә реконструкцияләнүче Казан-Ульян олы юлында 4 ай элек булган аеруча зур,...