7 декабрь 2015 яңалыклары
-
Самолет бортында бала үлгән
Махачкаладан Мәскәүгә очучы самолет бортында 12 яшьлек малайның гомере өзелгән. Малайның әти-әнисе белән клиникага тикшеренү үтәргә барышы булган, дип яза intertat.ru Lifenews хәбәренә сылтама белән. Ул каты авырудан интеккән, диелә. Самолетта очканда бала әтисенең алдында йокыга китә. Самолет инде төшеп утыргач, әтисе улын уята башлый һәм шул вакытта улының исән...
-
Югары Балтай авылыннан Резеда Салахова“Нечкәбил“ бәйгесенең финал ярышында җиңү яулады
Республикакүләм "Нечкәбил" бәйгесенең финал ярышында Югары Балтай авылыннан Резеда Салахова "Саф күңелле ханым" номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Апаста юеш кар, яңгыр ява
Синоптиклар хәбәр итүенчә, Апаста бу көннәрдә җылы һава хакимлек итә. Һаваның температурасы 1 градустан алып 3 градуска кадәр җылылык саклана. Шулай ук урыны белән юеш кар, яңгыр явачак. Юлларда кар боткасы. Сак булыгыз!