8 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
"Кунелем турендэ" 08.01.2016
-
Произошло ДТП на автодороге Казань-Буинск
Дорожное происшествие случилось 7 января в 8.10 на 28 километре автодороги Казань - Буинск. По информации пресс-службы МВД РТ, водитель машины "ВАЗ-2114" в нарушение ПДД выехал на встречную полосу и на высокой скорости врезался в "Ладу Приору". В результате ДТП от полученных в аварии травм на месте происшествия погибла пассажирка...
-
Янгелде авылында гомер кичерүче Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьяновка 80 яшь тулды.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап Котлау открыткасы һәм исемле сәгать тапшырды. Шулай ук хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы да бүләкләре белән изге теләкләрен җиткерделәр. Балалары, туганнары сәламәтлек, тынычлык, имин көннәр теләделәр. - Хезмәтемне күрә, бәяли һәм искә алуыгыз өчен мин мең рәхмәтле, - дип озатып калды юбиляр Василий...
-
Теннис тубы ерак оча
Мәктәп Спартакиадасы кысаларында районда быелгы беренче өстәл теннисы турниры үтте. Апас мәдәният йорты фойесында өч өстәлдә 7 гыйнварда тугыз еллык мәктәп командалары сынашты. Ярышка 13 команда составында 52 укучы бала килгән иде. Шәхси беренчелектә кызлар арасында Чүрибураштан Регина Шәрәфуллина, "Сәләт" командасы вәкиле Регина Хәмидуллина, Табар Черкененнән Вероника Кузьмина, ир балалар...
-
Балаларга – сертификатлар
6 гыйнварда "Алтын алка" Боз Сараенда Яңа ел чыршысына районның яшь спортчыларын гына чакырдылар. 50 балага спортның төрле юнәлешләрендә зона һәм Татарстан күләмендә призлы урынлы балага район башлыгы исеменнән 5-3-2-1 меңәр сумлык сертификатлар, диплом, грамоталар тапшырылды.
-
Хәбәрчебез – “Милли музыка“ премиясе лауреаты
Актив хәбәрчебез Вәзимә Габрахманованы Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Казанга "Татарстан Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенә чакырып зурладылар. Даими авторыбызның нәшриятыбызда шигырьләр җыентыкларын да дөньяга чыгарган идек. Якташыбызга "Яңа гасыр радиосының" "Назлар" җыры өчен "Милли музыка" премиясе тапшырылды. Вәзимә апага яңа иҗат уңышлары, саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр телибез.
-
Кемнәр җиңәр?
-Иртәгә 9 гыйнварда Апас мәктәбе зур спорт залында иртәнге унда башланачак милли көрәш буенча зона ярышларына килегез! Районара турнирда 5 районнан барлыгы 125 ләп яшь көрәшче катнашуы көтелә, бәйге бик кызыклы булачак,- дип чакыра район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.
-
Вакытлыча гына түзегез, без ремонтка ябылдык
Яңа ел каникуллары көннәрендә Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында зур ремонт эшләре башланды. Ике катлы бинаның түбәсе былтыр алыштырылган иде. Бу юлы барлык тәрәзә-ишекләр, эчке коммуникация челтәрләре яңартыла. Ремонт чорында быел бирегә йөрүче балалар Свияжский бистәсендә шулай ук Президент программасы белән яңа төзелгән "Ләйсән" балалар бакчасына йөреп торачак. Зур ремонт...
-
Апаста кызлар да хоккей уйный хәзер
"Алтын алка" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең хәзер җирле кызлар хоккей командасы да бар. Бу секциядә 10-14 яшьлек 16 кыз хоккей белән бик яратып шөгыльләнәләр. -Сигезенче сан астында КамиләСафина исә үз яшьтәшләре арасында ир балалар командасында бертигез уйнап, көндәшләре капкасына берничә алка кертергә дә өлгерде инде,- ди балалар тренеры Ленар...
-
Боз Сараенда – яңа директор
Әлегә кадәр Биеш мәктәбе физкультура укытучысы булып эшләгән Рамил Мөхетдинов бу ел башыннан "Алтын алка" Боз Сарае директоры вазифасын башкара. 3 ел элек (2012 елның 12 октябре) Апаста Боз Сарае ачылган көннән 50 кешелек коллектив белән җитәкчелек иткән элеккеге директор Фәнис Зәйнуллин үз теләге белән эшеннән азат ителде.