8 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
БАШКОРТСТАНЧА "ИРОНИЯ СУДЬБЫ": УФАДА ЯШӘҮЧЕ АЛЬБИНА ФАТИРЫНА ЧИТ ИР КЕРЕП, ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫСЫ ТӨБЕНӘ ЯТЫП ЙОКЛАГАН
Яңа ел алдыннан Уфада яшәүче Альбина Маркова фатирына чит ир кереп йоклый. "Ирония судьбы" фильмындагы кебек үк Альбина да яңа фатирга күчкән генә була. Ирен эшкә озаткач, ул ишекне ябарга оныта. Душтан чыкканда сигез яшьлек улы аңа "таныш түгел абый" кергәнен әйтә дип яза "АиФ-Уфа". "Минем котым чыкты. Бәлки, ирем...
-
Язда скейт-трамплин ачыла
Апас үзәк парктагы скейт-трамплин бик зарыгып яз килүен көтә. 2 сантиметрлы бөгелгән фанерадан эшләнгән бу заманча спорт корылмасында роликлы тимераяк, махсус скейт тактасында югары пилотаж үрнәге күрсәтергә мөмкин. Спортның бу төрен тамаша кылырга теләүчеләр өчен скейт-трамплин янәшәсендә бик матур утыргычлар да бар. Ришат Җамалиев.
-
Сәнгать мәктәбе, “Сәләт” балалар иҗат үзәге коллективлары балаларны ял иттерде
Сәнгать мәктәбе, "Сәләт" балалар иҗат үзәге коллективлары үзәк паркта Яңа ел чыршысы янында 4 январь кичендә апаслылар һәм район кунакларын бик күңелле ял иттерде. Кыш бабай белән кар кызы исә иң кыю балаларга зур капчыктан алып тәм-томнар таратты. Матур итеп шигырь сөйләп, җырлап һәм биеп күрсәткән нәниләр бу бәйрәм кичендә...
-
Апаста җәйге кинотеатр ачылачак
Үзәк паркта бу яздан башлап ачык һавада җәйге кинотеатр эшли башлаячак. Аның зур экранында 3Д форматында иң заманча кинофильмнар да карап булачак. Ә утыргычлар исә тумбалар рәвешендә эшләнгән. Ришат Җамалиев.
-
Янгелде авылында яшәүче Василий Аверьянов хөрмәтләнде
Янгелде авылында гомер итүче Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Аверьянов 82 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте. Күпләргә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте белән таныш ил агасы янында район башлыгы Рәшид Заһидуллин булды. Ул гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Василий Аверьянов хөрмәтенә район үзәгендә һәйкәл дә куелган....